Кояш планетасында соры төндер…

Кояш планетасында соры төндер.
Җәй-көз буталгандай Җир йөзендә.
Фасыл ара халәт. Салкын. Яңгыр.
Табигатьтә җәйге төш өзелә…

Яңгыр ялкыткандыр. Бар хаяттә
Попса булып яңгырагач тамчы җыры!..
Дөньясында юкны эзләп йөреш —
Җанны җылытырлык тамчы җылы!

Кояшта гел болыт күләгәсе.
Җуелгандай җәйнең яшел төсе…
Көзге иртәме бу?! Җәйге кичме?!-
Күңелемдә бары яңгыр исе!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт